Нурлат районын тәрбиячесе «Чуаш теленең иң яхшы укытучысы» конкурсының зона этабында җиңде

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

24 октябрьдә Чүпрәле районының Иске Чүпрәле 1 нче “Кояшкай” балалар бакчасы базасында  чуаш телендә тәрбия һәм укыту буенча педагоглар өчен республика конкурсының зона этабы узды. Анда Татарстанның 11 муниципаль районыннан 14 конкурсант катнашты.

Конкурс йомгаклары буенча:  

1 урында  - Нурлат районының 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Данилова,

2 урында  - Чүпрәле районының Чуаш Бизнәсе  башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Гуряшкина,

3 урында - Әлки районының Базарлы Матак авылында “Березка” балалар бакчасы укытучы-логопеды Наталья Коновалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International