27, 28, 29 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Татарстанда Идел буеның төп халыкларының туган телләрендә диктант узачак.
Бу ирекле бушлай белем бирү акциясе, ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләренә кызыксыну уятырга тиеш.
Акция чуваш, мари, удмурт һәм башка телләрдә грамоталы язуга кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.Диктантта яше, милләте, социаль статусы һәм туган телләрен белү дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә теләүчеләр катнаша ала.
Катнашу өчен түбәндәге адрес буенча теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/631747a8fefc6af562e2bc8e/.