КФУ студенты Альфред Нобель медале белән бүләкләнде

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты студенты Антоний Свердруп Россиядә уйлап табуны үстерүгә керткән өлеше өчен Альфред Нобель исемендәге медаль белән бүләкләнде. Хәзер ул фундаменталь медицина һәм биология институтының дүртенче курсында укый, дип хәбәр итә югары уку йорты медиапорталы.

Элегрәк Свердруп КФУның җиде студенты арасында Россия Федерациясе Президенты стипендиясенә ия булды. Инде хәзер үк аның портфолиосында РФнең 17 саклау документы бар, аерым алганда, ике патент, ЭВМ өчен программаны дәүләт теркәве турында 12 таныклык һәм мәгълүматлар базасын дәүләт теркәве турында өч таныклык бар. Хәзерге вакытка аның 60 эше - мәкаләләр, монографияләр, уку пособиеләре - әйдәп баручы Россия һәм халыкара басмаларда бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International