Дәүләт Думасында мәктәптә телефоннарны куллануны чикләү турындагы мәсьәләне караячаклар

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада ук Дәүләт Думасына дәресләрдә кәрәзле телефоннарны куллану турындагы закон проектын кертергә мөмкиннәр. Бу хакта сишәмбе көнне Дума мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова хәбәр итте. "РФда мәгариф турында" канунына төзәтмәләр дәресләр вакытында телефоннарны куллануны җайга сала.

                    Казанкованың “РИА Новости”га  әйтүенчә, мәгариф комитеты бу мәсьәләне укытучылар белән тикшергән инде: мәктәпләрдә мобиль телефоннар  проблемасы күптән түгел Мәскәүдә узган сыйныф җитәкчеләре форумында  да дискуссияләрнең берсе булды.

                      Исегезгә төшерәбез, мәгариф министры Сергей Кравцов элегрәк мәктәпләрдә кәрәзле телефоннарны уку максатларында кулланырга ярамый дип әйткән иде: экраннарның  артык кечкенә булуы балаларның күзен  боза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International