Кастинг нәтиҗәләре буенча "Апуш" балалар татар театр студиясенә 8дән алып 15 яшькә кадәрге 40 бала сайлап алынган. "Мәскәү" Мәдәни үзәгендә сайлап алу турына барлыгы 100 укучы килгән. Кастингта катнашучылар төрле юнәлешләрдә үзләренең талантларын күрсәттеләр: җыр, бию, сөйләм һәм музыка коралларында уйнап. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, актерлар осталыгы буенча педагог Зөлфәт Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, сәхнә нотыгы буенча педагог Гүзәл Галиуллина һәм башкалар аларның осталыгын бәяләде.
Казан мэры патронажы астында эшләүче «Апуш» балалар татар театр студиясе ТР Министрлар Кабинеты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә яңа төркем ачты.
Элегрәк "Апуш. Нәниләр" театр мәктәп-студиясенә кастинг узган иде. Анда дүрт яшьтән сигез яшькә кадәрге 100 дән артык бала катнашты, 40 бала сайлап алынды.