«Үзгәреш» үзәгендә биш юнәлеш буенча дәресләр өчен коворкинг ачылды. Дәресләрдә яшүсмерләр көнкүрештә һәм профессиональ эшчәнлектә кирәк булган күнекмәләрне үзләштерә ала.
Юнәлешләр арасында - гипстан кою, тире иләү һәм чүлмәк эше, кулинария, шәм кайнату. Җиһазлар һәм материаллар урында биреләчәк. Дәресләрдә балалар паспортка тышлыклар ясарга, керамик эшләнмәләрне бизәргә, шәмнәр кайнатырга һәм сервировка кагыйдәләре турында өйрәнәчәкләр. Үсмерләр тарафыннан коворкингта булдырылган эшләнмәләрне Казан ярминкәләрендә һәм күргәзмәләрендә сату планлаштырыла.
Проект Татарстан Республикасы гранты акчаларына гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, "Үзгәреш" үзәге Казанда 2022 елда ачылды. Ул 273 баланы сыйдыра, анда түгәрәкләр, спорт һәм иҗат секцияләре эшли.