Казан студентлары интеллектуаль уеннар шәһәр фестивалендә ярышачак

2023 елның 27 октябре, җомга

Казанда 2 ноябрьдә интеллектуаль уеннар шәһәр фестивале узачак. Югары уку йортлары студентлары көндезге бүлектә катнаша ала. Җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр алачак.Җавапларны язма рәвештә кабул ителә. Турнир мәсьәләләре гомуми эрудициягә, логик һәм ассоциатив фикерләүгә юнәлдерелгән. Фестивальнең ике этабында күбрәк очко җыйган команда җиңәчәк.

Уеннарда катнашу өчен гаризаны 31 октябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Командаларда өчтән алып биш кешегә кадәр булырга мөмкин. Җентекле мәгълүмат нигезләмәдә күрсәтелгән.

Студентлар Петербург ур., 52 адресы буенча “Кайнау ноктасы” конференц-залында очрашачак. Чара башлану вакыты соңрак билгеле булачак, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International