25 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Чувашия Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашу барышында министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис мәгариф системасында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Кашапова Айгөл һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Мотыйгуллин Җәлил коррупциягә каршы көрәш конкурслары турында сөйләделәр.
«Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә коррупциягә каршы тору тәҗрибәсе белән заманча мәгариф технологияләре кафедрасы мөдире Дмитрий Иванович уртаклашты.