Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү алдынгыларына, сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенциянең иң яхшы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Бүләкләнүчеләрне ТР Рәисе, Дәүләт Советы депутатлары һәм республика Хөкүмәте исеменнән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин, республикада күренекле татарстанлыларны хөрмәтләү традициягә әйләнде, дип билгеләп үтте. «Монда үз хезмәт коллективында үзләрен таныткан төрле тармак һәм һөнәр ияләре, инженерлар һәм җитештерү җитәкчеләре, фән эшлеклеләре һәм табиблар, хезмәт артистлары һәм ветераннары, туган республикасының социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләр җыелды, - диде ул. - Сез безнең горурлыгыбыз, башкалар өчен үрнәк булып торасыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республика заманча кыенлыкларны ышанычлы рәвештә җиңә».