Көллият һәм техникумнарны модернизацияләүгә өстәмә рәвештә ил бюджетыннан 9 млрд сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Федерация Советының беренче вице-спикеры Андрей Турчак 26 октябрьдә "Бердәм Россия" фракциясе киңәшмәсендә әйтте, анда бюджет проектының төп параметрлары каралды. Бүген Дәүләт Думасы 2024-2026 елларга федераль бюджет проектын беренче укылышта караячак.
"Өстәмә 9 миллиард сум безнең техникумнар һәм көллиятләрнең заманча укыту-җитештерү комплексларын модернизацияләүгә һәм җиһазландыруга бүлеп биреләчәк, бу президент куйган бурыч", - диде А. Турчак.
Бу киләсе елда ук 100 уку йортын яңадан җиһазландырырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде ул.