Конкурс Татарстан Республикасы әаисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Конкурста 35 яшькә кадәрге, кимендә 2 ел эш стажы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә казанышлары булган ВУЗ укытучылары катнаша ала.Гаризалар кампаниясе 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, конкурс нигезләмәләре белән Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Конкурсның читтән торып этабында «Ни өчен мин вузда укытучы булырга карар кылдым?» дигән иҗади видео-үзпрезентация тапшырырга кирәк. Нтиҗәләр буенча көндезге этапта катнашу өчен 30 конкурсант сайлап алыначак.
Көндезге этап 2023 елның 20 декабреннән 2024 елның 15 гыйнварына кадәр кулланыла торган педагогик технологияләр, эшлекле уеннар һәм ачык лекцияләр күрсәтү форматларында узачак.