«МиР - Музыка һәм үсеш» III Халыкара балалар музыка конкурсында бушлай катнашыгыз

2023 елның 27 октябре, җомга

«МиР - Музыка һәм Үсеш» Халыкара балалар музыка конкурсы 2021 елдан башлап Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм  мәдәни инициативалар президент фонды ярдәмендә үткәрелә.  Конкурста катнашу бушлай һәм , Мәскәүгә эләгү һәм профессионаллар белән бер сәхнәгә чыгу  мөмкинлеге зур.

2 ел эчендә конкурста Россиянең 215 шәһәреннән һәм БДБ илләреннән, шулай ук Кытай  һәм Сүриядән 8 500 дән артык бала катнашкан.

Юнәлешләр һәм номинацияләр

Конкурс ялгыз башкаручылар арасында өч яшь категориясендә (7-9 яшь, 10-12 яшь, 13-15 яшь) һәм иҗади коллективлар арасында да уздырыла.

Конкурска гаризалар 2023 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурска беренчел теркәлгәндә, сезнең куратор белән килештереп, конкурс материалларын бирү вакытын 2023 елның 31 октябренә кадәр озайтырга мөмкин.

Онлайн сайлап алу туры.  2023 елның 11 декабрендә жюри икенче турда узучы катнашучыларны билгелиячәк.

Икенче тур, финал һәм Гала-концерт Мәскәүдә 2024 елның мартында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International