Атна дәвамында өч мәйданчыкта - Казан, Чаллы һәм Буа мәйданчыкларында - Татарстанда “Эко-мәктәп/Яшел флаг” халыкара программасының 15 еллыгына багышланган экологик белем бирү буенча республика педагогик идеяләре фестивале узды. Анда республиканың мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары катнашты. Педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик белем һәм тәрбияләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасының Россия буенча координаторы Ольга Мадисон илдә программаны үстерүнең яңа проектлары белән уртаклашты.
Татарстан буенча координаторы Роза Исаева «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасының безнең республикада 2008 елдан башлап эшли башлавы турында сөйләде. Ахырда һәр мәйданчыкта яшел флаг - экологик юнәлештә уңышлы эшләүнең абруйлы символы - тапшырылды, Татарстанның 218 балалар бакчасы шул флагка ия булды.