Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, югары уку йортлары ректорлары һәм проректорлары бар иде.
Сәфәр барышында татарстанлылар Малайзия Югары белем министрлыгында булдылар, анда бу илнең югары белем министры белән очрашу узды. Очрашу барышында Малайзия ягы КФУ белән мәгариф программаларын үстерү һәм югары уку йорты белән берлектә ясалма интеллект, робототехника һәм фундаменталь фәннәр өлкәсендә уртак фәнни тикшеренүләр алып бару белән кызыксынуын белдерде.
Очрашу нәтиҗәләре: Малайзия югары уку йортлары белән Казан университеты дүрт килешү имзалады.