Дәүләт Думасына дәресләрдә мобиль телефоннарны куллануны җайга сала торган закон проекты кертелде. Депутатлар инициативасына мәгариф министры Сергей Кравцовм ачыклык керте. "Сүз бернинди тыюлар турында да бармый. Укучы һәрвакыт ата-аналар белән элемтәдә булачак, әмма белем бирү процессында мобиль җайланмалар бары тик укытучы рөхсәте белән генә файдаланылырга тиеш, - дип белдерде министр. - Ә бәхәсле яки конфликтлы хәлләр барлыкка килгән очракта, мәктәптә аларны хәл итүдә директорга зур роль бирү планлаштырыла".
Инициатива турында фикер алышу төрле мәйданчыкларда дәвам итәчәк, шул исәптән Мәгариф министрлыгы катнашында да, дип ачыклык кертте Сергей Кравцов.