Мәктәп тәмамлаучылар өчен алтын һәм көмеш медальләрнең нинди булачагы һәм кагыйдәләре расланды

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

I дәрәҗә ( алтын медаль)  "Укудагы  уңышлар өчен" медален укучының  йомгаклау бәяләмәсендә барлык фәннәр буенча да "бик яхшы" билгесе булганда , шул ук вакытта рус теленнән БДИ кимендә 70 баллга бирелгән чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырачаклар. Шулай ук БДИда тагын бер дисциплина буенча кимендә 70 балл җыярга кирәк.

II дәрәҗә ( көмеш медаль)  "Укуда аерым уңышлары өчен" медале барлык уку предметлары буенча йомгаклау билгеләре булган "бик яхшы" һәм икедән артык булмаган "яхшы" билгесе булган  чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырыла. Шулай ук БДИ балларына да бәйлелек бар: "Рус теле" буенча кимендә 60 балл һәм бер предмет буенча БДИда шул ук 60 балл җыярга кирәк. Исегезгә төшерәбез, көмеш медальне мәктәпкә шушы уку елыннан кайтардылар. Ул вузга кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә 3 балл бирә алачак. Алтын медаль өстәмә 5 балл бирә.

Ә медальнең нинди булачагына килгәндә: икесе дә бертигез  диаметрлы (40 мм) һәм калынлыгы (3 мм) булачак, төсләрендә генә аема бар, берсе алтынсу икенчесе көмешсыман. Медальләр РФ Дәүләт гербы сурәте төшерелгән пластик футлярда биреләчәк. Алтын медальләр өчен - кызыл төстәге футляр, көмеш медальләр өчен - зәңгәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International