КФУ Малайзия югары уку йортлары белән ИИ һәм робототехника өлкәсендә тикшеренүләр башлаячак

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Малайзия югары уку йортлары Казан федеаль университеты белән хезмәттәшлек итүгә  кызыксынуларын белдерделәр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллинның эш сәфәре вакытында билгеле булды.

                    Малайзиянең югары белем министры белән очрашу вакытында КФУ белән барлыгы  дүрт килешү имзаланды. Болар технологик университы,  Ислам фәнни университеты , Азия-Тын океан технологияләре һәм инновацияләр университеты. Вузлар уртак белем бирү программаларын үстерү, ИИ, робототехника һәм фундаменталь фәннәр өлкәсендә фәнни тикшеренүләр уздыру белән кызыксыналар.

                    Моннан тыш, Малайзия югары уку йортлары җитәкчелеге ислам банкингы һәм хәләл индустрия өлкәсендә ТР белән хезмәттәшлек итүгә дә кызыксынуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International