«Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион тәҗрибә» Бөтенроссия конференциясе

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

26-27 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Белем бирүдә  остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференциядә мәгариф белән идарә органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, шул исәптән балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүчеләр,  Россия Федерациясе субъектлары мәгарифен үстерү институтлары галимнәре һәм белгечләре катнашты.

Конференцияне ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Зарипов Айрат Ринат улы  һ.б.лар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International