Казан мәктәпләре укучылары яшь армиячеләр командирлары советының Бөтенроссия форумыннан кайттылар

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Казанның яшь армияче командирларыннан торган Татарстан делегациясе 26 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр Мәскәүдә узган яшь армияче командирлары советының беренче Бөтенроссия форумында катнашты.

«Технопарк» мәйданчыгында Россиянең 29 төбәгеннән 150 активист җыелган иде.Форумда «ЮНАРМИИ» баш штабы башлыгы Никита Нагорный һәм баш штаб начальнигы урынбасары Екатерина Чижикова булдылар.

Форум эшендә Татарстаннан 19 нчы гимназия командирлары Камилла Латыйпова, 94 нче гимназиядән Ярослав Рындов, 54 нче мәктәптән Әмир Солтанов, 161 нче мәктәптән Эрнэст Тухтамышев, Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназиядән  Артур Хөсәенов катнашты.

Форум кысаларында балалар белем бирү лекцияләрендә, экскурсияләрдә, мастер-классларда булдылар, СВО Геройлары белән аралаштылар. Шулай ук конференциядә яшь армиячеләр үз проектларын яклады һәм "Юнармия командирлары советы" "Юнармия инициативалары үзәге" неннән уку турында сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International