Татарстан Республикасы «Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнашачак

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе 2023 елның 3-8 ноябрендә, «Народов много - страна один!» шигаре астында узачак.

Халыкара мәгърифәтчелек акциясенең максаты - илдә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә игътибарны җәлеп итү. Бу белем Россия Федерациясе халыкларының татулыгын, милләтара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә, шулай ук халыкның этнографик белем дәрәҗәсен күтәрә.

Биремнәр 3 ноябрьдә Зур этнографик диктантның рәсми сайтында miretno.ru. басылачак.  Барлык биремнәрне үтәгән өчен балларның максималь суммасы - 100, ә диктантны язу вакыты - 45 минут.

Казанда Диктантны үткәрү мәйданчыкларының берсе - Татарстан халыклары дуслыгы йорты. Шулай ук теләүчеләр Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын тантаналы ябу  һәм Халыклар бердәмлеге көне кысаларында «Казан Экспо» да яза алачак. Этнографик грамоталылыкны 1000 гә якын кеше тикшерә алачак дип көтелә, алар  республика дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, милли иҗтимагый оешмалар, иҗади коллективлар вәкилләре һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International