Татарстанда 2023 елның иң яхшы студентын сайлаячаклар

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Югары белем бирү программалары буенча белем алучылар өчен «Татарстан Республикасы ел студенты - 2023» XIX Республика премиясенә гаризалар кампаниясе дәвам итә. Премиядә 20 номинациянең берсендә республиканың югары уку йортының теләге булган һәр студент катнаша ала, гаризалар 10 ноябрьгә кадәр Студентлар лигасы сайтында түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://ligastudentov.com. 

Премиянең максаты - сәләтле укучыларны хуплау һәм бүләкләү, шулай ук студентлар үзидарәсен үстерү һәм студентларның иҗади, фәнни, спорт һәм социаль активлыгын арттыру. Быел ул 4 этапта узачак.

Катнашу өчен  гаризаны 10 коллектив һәм 10 индивидуаль номинацияләрнең берсенә бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International