Татарстанлыларны «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестивалендә катнашырга чакыралар

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

2023 елның 15 ноябренә кадәр «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең V сезонының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасының театр коллективларыннан 23 гариза бирелгән. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

Фестиваль 2 категория катнашучылар өчен уздырыла: балалар театр коллективлары һәм студияләр, анда катнашучыларның яше 6 яшьтән 17 яшькә кадәр, яшьләр коллективлары һәм студияләр - 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар. Чыгышлар арасында шулай ук иң яхшы режиссерлык эшен, иң яхшы музыкаль бизәлешне, иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз рольләрен һәм башкаларны сайлаячаклар.

 Исегезгә төшерәбез, узган ел “Балалар театр коллективлары” номинациясендә 1 урынны бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган спектакль белән “Апуш” балалар театр студиясе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International