Казанның СОлНЦе мәктәбе укучылары Санкт-Петербургта яшь биологлар Бөтенроссия турнирының төбәк этабында 1 урынны алдылар

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

28-29 октябрьдә Санкт-Петербургта яшь биологларның Бөтенроссия турнирының төбәк этабы уздырылды. Турнирда Татарстаннан ике команда белән Казан шәһәренең СОлНЦе мәктәбе катнашты: «Диагноз»зурлар  төркеме һәм «Лишняя хромосома» кечкенәләр төркеме.

«Диагноз» командасы уңышлы чыгыш ясады һәм өлкән яшьтәгеләр арасында 1 урынны алды. Шәхси беренчелектә җиңүче дипломы һәм иң яхшы рецензент дипломын 10 нчы сыйныф укучысы Александр Куриненко алды. 8 класс укучылары Марго Маврина һәм Александр Новиков призерлар булдылар.

"Лишняя хромосома" кечкенәләр төркеме "Мактаулы бәяләмә" алды.

"Диагноз" командасы яшь биологларның Бөтенроссия турнирының йомгаклау этабына Мәскәүгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International