Казанда террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча «Куркынычсызлык формуласы» республика форумы узды

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

“Чулпан” мәдәни үзәгендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, мәгариф һәм фән министры  киңәшчесе Алексей Зиновьев, балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Айгөл Кашапова катнашында Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика форумы узды. 200дән артык катнашучы җыелды - бу республика муниципаль берәмлекләренең тәрбия эшләре буенча башкарма комитетлары мәгариф идарәсе (бүлекләре) җитәкчеләре урынбасарлары, тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль кураторлары, сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-психологлар, шулай ук ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре.

Форум кысаларында «Өстәмә белем бирү оешмалары өчен «Идеяләр парады» наркотикларга каршы проектлар республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.   Арча районының  Укучылар сарае абсолют җиңүче булды, проект җитәкчесе Әдилә Әхмәтҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International