Казанның 2 нче лицее укучысы - 250 мең сум призга ия булды.

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Бөтендөнья яшьләр фестивале - дөньяда иң масштаблы яшьләр вакыйгасы. Ул бөтен планетадан битараф булмаган кешеләрне берләштерәчәк. Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча фестиваль 2024 елның 1 мартыннан 7 мартына кадәр «Сириус» федераль территориясендә узачак. Фестивальдә катнашучылар үз җаваплылыгын аңлый һәм гадел дөнья төзү өчен конкрет карарлар кабул итәргә әзер.

 

Фестиваль - яңа дуслык һәм төрле халыкларның мәдәниятләре һәм традицияләре белән үзара баетуның  башы.

Фестиваль программасына дискуссияләр һәм лекцияләр генә түгел, күргәзмә программасын да, мәдәни алмашуны да, спорт ярышларын һәм уртак тренировкаларны, ирекле акцияләрне һәм сәяхәтләрне дә кертәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International