Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпне тәмамлаучылар өчен алтын һәм көмеш медальләрнең нинди булырга тиешлеген раслады

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы I һәм II дәрәҗәдәге «Укуда аерым уңышлар өчен» алтын һәм көмеш медальләрнең үрнәкләрен һәм тасвирламаларын раслады.  Тиешле боерык хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән бүләкләрнең тышкы кыяфәте: икесенең дә диаметрлары  (40 мм) һәм  калынлыгы (3 мм) бер үлчәмдә, берсе алтынсу  икечесе  көмешсыман төстә. Медальләрнең алгы ягында  уртасында - Россия Федерациясе Дәүләт гербы сурәте. Әйләнә буенча өске өлештә - "Россия Федерациясе"  дигән язу.

Арткы ягында - «Укуда  аерым уңышлар өчен» дигән язу, нурлар фонында ачыла торган китап сурәте һәм декоратив ботак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International