Актанышта Татарстанның кадет мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен җыйдылар

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

27 октябрь көнне Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе базасында кадет мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен “Хәзерге шартларда патриотик тәрбия системасы” дигән темага республика семинары узды.

 Семинарның беренче өлешендә  «Иман» спорт комплексында «Ант кабул итү» тантанасы узды. Кадет интернат-мәктәбенең 51 укучысы үз Ватанына тугрылык белән хезмәт итәргә вәгъдә итеп, ант бирделәр. Тантананы Актаныш кадет мәктәбе директоры Ялалов И.И. ачты, котлау сүзләре белән Актаныш районы башлыгы Зарипов Л.Р. чыгыш ясады.  Ул мәктәп укытучыларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кадет мәктәпләре кураторы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Айнур Галиәхмәтов шулай ук кадетларны котлады һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның мактау грамотасын  тәрбияче                       А. Корбановага тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International