Татарстан башкаласы балалар белән сәяхәт итү өчен янә популяр биш шәһәр исемлегенә керде

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Казан октябрь нәтиҗәләре буенча балалар белән сәяхәтләр итү  популярлыгы буенча Россия шәһәрләре арасында дүртенче урынны алды. Бу мәгълүматларны ТВИЛ.РУ кунакханәләр һәм фатирлар броньлау Россия сервисы китерә.

Санкт-Петербург - лидер, анда  балалар белән сәяхәт өчен 12% бронь ясалган. Икенче урында Сочи шәһәр-курорты 11%, ә өченчедә - 9%  белән Мәскәү.

 «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан октябрь аенда ялгыз ял итү өчен Россиянең 5 топ шәһәренә кергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International