“IT-белем көне” акциясенә 220 меңнән артык укучы кушылды

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

 Ел саен үткәрелә торган «IT-белем көне» профориентация акциясендә илнең 3 мең торак пунктының  5,4 меңнән артык мәктәбе катнашты. 8-11 сыйныфларның 220 меңнән артык укучысы заманча технологияләр өлкәсендә карьера төзү турында белделәр. Акцияне VK «Цифрлы икътисад» илкүләм  проекты кысаларында Россиянең Мәгариф министрлыгы, Россия «Знание» җәмгыяте ярдәмендә оештырылды.  Педагог һәм остаз елында IT-белем көне җиденче тапкыр үткәрелде.

Балалар цифрлы продуктларның ничек барлыкка килүен һәм үсүен, IT-белгечләрнең нинди бурычлар өстендә эшләвен, мәктәптә укыган вакытта булачак һөнәри эшчәнлеккә нинди күнекмәләрне үстерергә кирәклеген белделәр. Югары сыйныф укучылары белән очрашулар "Сферум" платформасында онлайн форматта узды.

«VK Видео» платформасында 1,2 миллионнан артык карау җыйган «IT-белем көне - 2023» онлайн-марафоны булды. Видеоэфирда катнашучылар мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге актуаль юнәлешләр һәм төрле һөнәр вәкилләре белән таныштылар.

 Эфирда шулай ук,  укучылар, VK ярдәмендә уза торган программа буенча олимпиадалар һәм ярышларда җиңүчеләр катнашты. VK топ-менеджерлары да акциягә кушылды һәм мәктәп укучылары өчен өстәмә дәресләр үткәрделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International