Татарстанның "яшь десантчылары" "ВДВ батырлыгы сукмагын" үтте

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Көзге каникулларда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе каршында оештырылган ВДВ сержанты Павел Клетнев исемендәге «Яшь десантник» хәрби-патриотик клубында тәрбияләнүчеләр тельняшка, зәңгәр һәм зәйтүн төсендәге  беретларны  йөртү хокукы өчен «ВДВ батырлыгы сукмагын» уздылар.

Чара Казан кадет интернат-мәктәбен тәмамлаучылар Евгений Волков һәм Айвар Миншагаев , шулай ук Россия Федерациясе Герое Иван Жарской  истәлегенә багышланган иде.

 " 7 чакрымлы дистанция  Мирный  поселогының 116 Полигонында да узды һәм төрле катлаулылыкның берничә этабыннан торды, шул исәптән анда автоматлы марш-бросок һәм сазлыклы урманнар, чокырлар һәм юлсызлык каршылыкларын  җиңү, җирдән  пластунча  үтү һ.б. оештырылды. Имтиханны "БАРСЫ" махсус отряд  хезмәткәрләре, спецназ хәрби хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр  һәм ВДВ ветераннары кабул итте, - дип сөйләде "Татар-информ" журналистына "Яшь десантник" клубы җитәкчесе Тәлгать Камалиев.

Ул билгеләп үткәнчә, катлаулы һава шартларына һәм авыр  сынауларга карамастан, клубта тәрбияләнүчеләр сукмакның барлык этапларын лаеклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International