Форостагы “Сәләт - Ак Барс” балалар-яшьләр үзәгендә икенче көзге смена башланды, анда ДХРдан йөздән артык бала килде. Шулай ук «Россиянең киләчәге» студентлар сменасына Россия кооперация университетының иң актив студентлары һәм 15 филиалының укытучылары килде. Бу хакта учреждениенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар өчен үзәк базасында мастер-класслар, патриотик лекцияләр, спорт һәм иҗат чаралары, кызыклы кунаклар белән очрашулар әзерләнгән. Сменада катнашучылар ДХР мәгариф һәм фән министры урынбасары Любовь Волкова белән очраштылар .
Узган ял көннәрендә “Офык” һөнәри сменасы тәмамланды - анда Татарстаннан, Кырымнан һәм Омск өлкәсеннән 37 бала катнашты.
“Сәләт - Ак Барс” - Кара диңгез буенда урнашкан ел әйләнәсе эшли торган база. Яшьләр үзәгендә уза торган профильле сменалар интеллектуаль һәм иҗади сәләтле балаларны һәм яшьләрне яклауга һәм бүләкләүгә юнәлтелгән, алар Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла. Оештыручылар арасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге, «Сәләт» яшьләр үзәге.