Акция «Тарихи хәтер» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Хәтер дәресе тугызынчы сыйныф укучылары өчен Нурлат шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә узды. Анда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты. Бүген Нурлатта "Бердәм Россия көне" уза. Мәктәп һәм «Үсеш ноктасы» үсеш үзәге базасында мәйданчык «Тарихи хәтер» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.
Дәрес башланыр алдыннан кунаклар “Бердәм Россия” халык программасы кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәгенең матди-техник базасы белән таныштылар.
Тугызынчы сыйныф укучыларына Хәтер дәресе оештырдылар. Дәрес темасы - Украинадагы хәлләр. Дәрес моңа кадәр балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга язган хатлар белән башланды.
Бүген Нурлатта үткән "Бердәм Россия көне" кысаларында төрле чаралар оештырылды. Бу сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы учреждениеләрендә булу. "Без - Россия гражданнары" проекты кысаларында паспортлар тапшырылды, шулай ук "Крепкая семья" федераль партия проекты мәйданчыгында бергә яшәүче юбилярларын хөрмәтләделәр. Халыклар дуслыгы йортында милли күргәзмә белән таныштылар.