Татарстанның 929 мәктәбендә һәм 42 көллиятендә «Советы Первых» сайлау кампаниясе тәмамланды. Алар даими нигездә эшләячәк һәм урыннарда "Движение Первых " ның көндәлек, системалы эшчәнлеген формалаштырганда мөһим этап булачак. Хәзер республика районнарында рәисләрне сайлаулар старт ала, дип хәбәр итте оешманың төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта Казанның барлык мәктәпләрендә дә диярлек сайлаулар узды инде. 15 нче гимназиядә нәтиҗәләрне игълан иткәндә Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев һәм Казанның «Движение Первых» бүлеге җитәкчесе Динар Бариев катнашты.
2022 елның җәендә «Движение Первых» хәрәкәтен оештыру турындагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр министры Тимур Сөләйманов җитәкли. Алар белән үзара хезмәттәшлектә эшләячәк Республика координация советын төзү турындагы Указны быел 14 февральдә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов имзалады.