30-31 октябрь һәм 1-2 ноябрь көннәрендә Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан дәүләт аграр университеты базасында «Татарстан Республикасында агрокласслар системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыруда катнашучы мәктәпләр укытучылары өчен өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча «Укучыларның һөнәри ориентациясе: авыл хуҗалыгы өлкәсендә компетенцияләр булдыру» («Класс-АГРО») темасына квалификация күтәрү курслары уза.
30-31 октябрь һәм 1-2 ноябрь көннәрендә республиканың 40 муниципаль берәмлегеннән 110 дән артык биология һәм химия укытучысы укулар үтте.
Курсларда катнашучылар гамәлгә ашырылучы мәгариф программалары модульләрен тәкъдир итү белән таныштылар, алар турында вуз укытучылары сөйләде, кафедраль лабораторияләрдә һәм уку аудиторияләрендә булдылар, дәресләрдә катнаштылар, практикада төрле укыту методикаларын куллану белән таныштылар.