Казанның 163 нче балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланды

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанның Идел буе районы татар телендә белем бирүче 163 нче балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланды. 150 укучыга исәпләнгән учреждениедә музыка һәм спорт заллары, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү кабинеты, спорт-уен мәйданчыгы җиһазландырылган. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә балалар бакчасында татар телендә белем бирүче театраль һәм рәсем-студиясе  ачылачак, тәрбияләнүчеләр белән эшләүгә Кариев исемендәге театр артистлары җәлеп ителәчәк. Казан мэры Илсур Метшин патронажы астында эшләүче «Апуш» балалар театр студиясе белән хезмәттәшлекне дә җайга салу планлаштырыла.

Соңгы ун елда шәһәрдә 93 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган, бу елга җиде учреждениедә балаларның яшәү шартларын яңарту планлаштырыла. Аларның алтысында эшләр төгәлләнгән инде. Бүген 163 нче балалар бакчасында булганда Илсур Метшин учреждениене идея эчтәлеге белән баету мөһим дип билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International