Мисыр Президенты Каһирәдә КФУ филиалын ачу турындагы карарга кул куйды

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Мисыр президенты Абдел Фәттах әс-Сиси Каһирәдә Казан федераль университеты филиалын төзү турындагы карарга кул куйды. КФУның  тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев хәбәр иткәнчә, Казан университетының икенче чит ил филиалын ачу агымдагы ел ахырына кадәр планлаштырыла.

Студентлар түләүле нигездә укыячак. Шул ук вакытта талантлыларга уку бәясенең бөтен өлешен яисә бер өлешен каплый торган грантлар бүлеп бирү дә каралачак.

Филиалның максаты Мисырда югары белем бирү һәм фәнни тикшеренүләр системасын үстерүгә ярдәм итү, рус телен өйрәнүне үстерү, шулай ук Мисыр белән Россия Федерациясе арасында мәгариф элемтәләрен ныгыту өстендә эшләү .

Бер ел элек Үзбәкстанда КФУ филиалы ачылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International