1 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты узачак. Теләүчеләрнең барысы да үз белемнәренең дәрәҗәсен тикшерә һәм финанс чишелешләрен ничек дөрес кабул итү һәм мошенниклардан ничек саклану турында шәхси киңәшләр ала алачак. Биремнәрне уңышлы үтәгән катнашучыларга сертификат тапшырылачак.
Зачет ике дәрәҗәдәге катлаулылыктан торачак. Гаилә командасын булып та сорауларга бергә җавап бирергә мөмкин.
Быел оештыручылар студентлар өчен , яшьләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән аерым биремнәр дә әзерләнгән.
Шулай ук, анда мәктәп укучылары да катнаша ала. 7-11 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада зачеты үткәреләчәк. Ул уңышлы узган очракта, укучылар «Югары проба» Бөтенроссия олимпиадасы финалына «Финанс грамоталыгы» профиленә өстәмә сынауларсыз үтә алачак.
Шәхси зачетны узу 20 минуттан да артык түгел, олимпиаданыкы - 40 минут, гаилә зачеты - 1 сәгатьтән дә артык түгел.
Теркәлү проект сайтында.