1 ноябрь көнне Казан педагогика көллиятендә Татарстанның Алексеевск, Әлки, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш районнарында ачылган психологик-педагогик юнәлешле сыйныф укучылары өчен “Калейдоскоп” һөнәри Интенсивы үткәрелде.
Чарада 103 кеше катнашты - бу алтынчы сыйныфтан унынчы сыйныфларга кадәр 84 укучы һәм 19 җитәкче. Программа тыгыз һәм креатив иде.
Җитәкчеләр өчен түгәрәк өстәл оештырылды, анда психолог-педагогик юнәлешле сыйныфлар белән эшләүдә актуаль мәсьәләләр тикшерелде, хезмәттәшлек турында шартнамәләр имзалады, аннары барысы да мастер-класс калейдоскобында узды.
Быелгв уку елында Казан педагогика көллияте профагитбригадасының беренче очрашуы 25 нче октябрьдә Югары Ослан мәктәбендә булды.