Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы 2024 елда Татарстан районнарында филиаллар ачуны планлаштыра. Техникумда өйрәтелә торган һөнәрчелек күнекмәләре аларны үзләштерергә теләүчеләргә өстәмә белем бирәчәк. Халык сәнгать һөнәрләре техникумы Татарстан Мәдәният министрлыгы карамагына карый. Филиаллар Саба, Балтач , Алексеевский районнарында ачылачак.