Казанда Студентлар отрядларының Бөтенроссия слетында 2,6 меңнән артык кеше катнашачак

2023 елның 3 ноябре, җомга

Казанда 8-12 ноябрьдә Студентлар отрядларының Бөтенроссия слеты ачылачак. Ул бөтен илдән 2,6 меңнән артык яшь активистны, эш бирүчеләрне һәм хәрәкәтнең партнерларын берләштерәчәк. Слет программасында - панель дискуссияләр, иҗади фестиваль, спартакиада һәм кибертурнир. Чарада  «#ТрудКрут» конкурсы узачак , ул тугыз өлкәдә иң яхшы яшь профессионалларны билгеләячәк, алар арасында - педагогика, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм башкалар. 11 ноябрьдә шулай ук студентлар отрядларының 2023 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак.

 Төп чараларны  «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә үткәрү  планлаштырылган. Эшлекле программа кысаларында студентлар киңәшмәләр, панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр көтә. Моннан тыш, слетта катнашучылар партнерлар һәм эш бирүчеләр күргәзмәләрендә дә катнаша алачак, алар арасында «Росатом» дәүләт корпорациясе, «Россия тимер юллары» ААҖ, VK технологик компаниясе, «Алабуга» МИЗ һ.б. бар, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында.

Җәй көне студентлар отрядлары составында 200 меңнән артык кеше эшләгән, шуларның 12 меңнән артыгы  Татарстанлылар. РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, хезмәт семестрына әзерлек кысаларында яшьләр бушлай белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International