Татарстанда РАС булган балалар белән эшләүче мәгариф оешмалары белгечләре өчен семинар узды

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

3 ноябрьдә 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге тарафыннан РАС һәм башка менталь үзгәрешләр булган балалар  белән эшләүче мәгариф оешмалары белгечләре өчен семинар оештырылды. Семинарда белгечләр эшчәнлеген методик яктан тәэмин итү, балалар белән эшләүдә нәтиҗәле эффективлы технологияләр, инклюзив белем бирү буенча ресурс үзәге эше тәҗрибәсе, ДОУ эше тәҗрибәсе мәсьәләләре каралды.

Пленар өлешнең спикерлары “Росток” үзәге директоры Роман Васильев, КФУ кафедрасы мөдире Ирина Лушпаева, 1 нче мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Фәйзуллина, 109 нчы балалар бакчасы директоры Венера Комкова, модератор - 41 нче мәктәп педагог-психологы Ольга Галанина чыгыш ясады.

Семинарда психолог-педагогика үзәкләреннән һәм мәгариф оешмаларыннан 180 белгеч катнашты, шулай ук онлайн тоташтыру оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International