Татарстанның дүрт учреждениесе кадетлары Санкт-Петербургның Михайлов хәрби артиллерия академиясендә булды

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Ачык ишекләр көне кысаларында РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү һәм академиядә уку мәсьәләләре буенча әңгәмә узды.  Чарада катнашучылар алдында керү сынаулары буенча психологик эш төркеме, медицина хезмәте вәкилләре чыгыш ясады. 1-3 курс курсантлары белән очрашу булды, алар арасында 14 кеше - Тәтеш кадет интернат-мәктәбен тәмамлаучылар. Кадетлар корал белән эш итү, хәрби һәм махсус техника һәм тренажерларда, шулай ук ату һәм "Артерра" тренажерларында ут белән идарә итү дәресләрендә катнашты. Шулай ук балалар академия музеенда, Артиллерия музеенда, инженер гаскәрләрендә булдылар һәм Үзәк хәрби-диңгез музеена - "Аврора" крейсерына  экскурсия ясадылар. Ачык ишекләр көнендә катнашучыларга заманча кораллар, хәрби һәм махсус техника күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International