Сергей Кравцов: соңгы елларда Россиядә 1000 мәктәп һәм 1600 балалар бакчасы төзелгән

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов “Белем” Россия җәмгыятенең “Мәгариф: зур үзгәрешләр” дигән темага багышланган «Знание.Первые»” федераль мәгърифәтчелек марафонында чыгыш ясады. Чара Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумының беренче эш көнендә узды.  

Россия мәгарифендәге үзгәрешләргә багышланган чыгышын  Сергей Кравцов Россия тарихында - 1990 нчы елларда булган авыр чор турындагы истәлекләрдән башлады, ул вакытта мәгариф системасы авырлык кичерде, мәктәпләр авария хәлендә, ә урыннарда балалар өчен бакчаларында урыннар җитми иде.

Лекция барышында Сергей Кравцов марафонда катнашучыларга мөрәҗәгать итте, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Аның әңгәмәдәшләре тәрбия буенча киңәшчеләр, укытучылар, мәктәп укучылары, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар иде. Ведомство башлыгы залдагыларга педагог һәм остаз елы кысаларында бөтенроссия акциясенә кушылырга һәм барлык укытучыларга да  "рәхмәт" әйтергә тәкъдим итте.

Министр үзенең чыгшында, шулай ук,  урта һөнәри белем бирү системасын үстерү темасына да кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International