“Белем биргәнегез өчен рәхмәт!”: 450 меңнән артык россияле үзләренең педагоглары һәм остазларына рәхмәт белдерде

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

"Белем бирүегез  өчен рәхмәт!" акциясе Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан интернетны үстерү институты катнашында оештырылды. Акциясенең рәсми сайтында һәр теләгән кеше уникаль открытка булдырып ,  аны үзенең укытучыларына җибәрде.

Проект рәсми рәвештә тәмамланды, әмма акция сайты 2023 елның 30 декабренә кадәр эшләячәк. Бу теләге булган  һәркемгә укытучыларга, башка мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәт белдерергә һәм аларга: «Белем бирүегез өчен рәхмәт!» дип әйтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International