Казанда 8 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр бөтен Россиядән медицина студентлар отрядлары арасында һөнәри осталык конкурсы #ТрудКрут узачак. Ул Татарстанның студентлар отрядларының 60 еллыгына багышланган һәм 64 нче Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты кысаларында узачак. Конкурсны уздыру мәйданчыгы - Казан дәүләт медицина университеты. Анда 15 төбәк бүлегеннән 45 студент-медик катнашачак, шул исәптән Беларусия Республикасыннан да Конкурс ике этаптан тора: иҗади «Капитаннар бәйгесе» һәм практик бәйге, ул дүрт модульне үз эченә ала.