Мәктәп музейлары балаларга Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә булыша. Бу хакта РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев мәгариф оешмалары музейларына ярдәм статусын регламентлау һәм аларга ярдәм итүне киңәйтү турындагы закон проекты буенча фикер алышу барышында белдерде. Чара Җиңү музеенда РФ Иҗтимагый палатасының “Сообщество” форумы кысаларында узды.
Александр Бугаев хәзер Россиядә 22 мең мәктәп музее эшләвен сөйләде, һәм аларга классик экспозицияләргә карата таләпләр кулланылмаска тиеш, дип ассызыклады, - бу аларның эшчәнлек үзенчәлеге белән бәйле.
Ул музей педагоглары эшенең мөһимлегенә һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә кирәклегенә игътибар итте, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2024 ел ахырына музейлар илнең һәр мәктәбендә булырга тиеш, дип искәртте.