Менделеевскийда укытучыларга финанс ярдәме программасы старт алды

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль һәм республика этапларында җиңүчеләрне әзерләгән педагоглар акчалата премияләр алачак, ә җиңүчеләр үзләре  кыйммәтле бүләкләр. Гомуми приз фонды - 2 445 350 сум тәшкил итә.

«Предмет буенча иң яхшы укытучы» номинациясендә һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр 50 мең сум, ә «Ел укытучысы» - 100 мең сум алачак.

Шулай ук финанс ярдәмне  яшь укытучылар, тәрбиячеләр һәм яңа директорлар алачак (40 яшькә кадәр). Гомуми фонд - 3,6 млн сум.

Моннан тыш, район педагогларының квалификациясен күтәрүгә 800 мең сум грант бүлеп биргәннәр .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International