Татарстанда мәктәп спорт клубларының республика Спартакиадасында җиңүчеләрне билгеләделәр

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

2-3 ноябрь көннәрендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернат базасында мәктәп спорт клублары бөтенроссия спартакиадасының республика этабы узды. Чарада интеллектуаль үсеш какшаган  балалар өчен дәүләт мәгариф учреждениеләреннән 14 команда (120дән артык атлет) катнашты.

ШСКда тәрбияләнүчеләр 5 спорт төрендә ярыштылар: шашка, йөзү, җиңел атлетика, бадминтон һәм өстәл теннисы. Ярышлар нәтиҗәләре буенча көчле командалар билгеләнде.

Минзәлә һәм Бөгелмә мәктәпләре дә бронза медальләргә лаек булды. Мактау пьедесталының икенче баскычын Әлмәтнең 19 нчы мәктәбе атлетлары алды. Мамадыш мәктәп-интернаты Спартакиаданың республика этабында җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International