Бүген “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында Татарстанның яшь натуралистларының алтынчы республика слётын ябу тантанасы узды. Яшь активистларны ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков котлады һәм бүләкләде.
Татарстанның яшь натуралистлары слеты 5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр барды. Республиканың 20 районыннан 250дән артык бала экология өлкәсендәге проектларны тәкъдир итте. Өч көнлек мәгариф-күңел ачу программасы кысаларында алар фәнни-тикшеренү проектларын якладылар, мастер-классларда һәм семинарларда булдылар, квестларда һәм уеннарда көч сынаштылар.