Беренче курс студенты көненең гала-концерты 25 ноябрьдә «УНИКС»та узачак

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Казанда Студентлар иҗаты фестиваленең «Беренче курслар көне» ХХХ юбилей фестиваленең сайлап алу этаплары старт ала. Алар 9, 10 һәм 14 ноябрьдә , ә гала-концерт 25 ноябрьдә "УНИКС" КСКда узачак. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елда Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителү сәбәпле яшь педагоглар өчен 35 яшькә кадәр яңа номинация өстәләчәк. Шулай ук,  Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы тематикасына да сәламләү булачак. Шул ук вакытта студентларның иҗади номерларын абруйлы жюри бәяләячәк, анда башка төбәкләрдән белгечләр һәм танылган артистлар керәчәк, дип өстәде жюри рәисе Дмитрий Юдин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International